Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов театрда куелган татар спектакльләре Франциянең Mezzo каналында бер ай дәвамында күрсәтеләчәген әйтте. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте йортында үткән 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта сөйләде.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры ЮНЕСКО белән берлектә эшләнгән театрның техник һөнәрләре турында тапшырулар циклы тәкъдим итәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.
Татарстан театрлары бер ел эчендә 200 млн сум акча эшләгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
Сезон башланыр алдыннан август-сентябрь айларында күчмә чыгышлар була, аларга 10 мең тамашачы килә.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Мәскәү җылылык техникасы институты” корпорациясе” АҖ генераль конструкторы, Россия Хезмәт Герое Юрий Соломонов белән очрашты.
Бүген Казанда Федераль казначылык территориаль органнарының Бөтенроссия киңәшмәсе башланды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Казанның “Корстон” комплексында Урманчылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Премьер-министры Алексей Песошин котлады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә яңа техника ачкычлары тапшырды.
Бу чара С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы каршындагы мәйданчыкта (Казан) узды.
Татарстан Республикасында 4,2 миллион тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 29,9 центнер тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстанның барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы дәвам итә. 12 сентябрьгә 5 млрд 107 млн 729,55 мең сумга эшләр башкарылган, бу 87,27% тәшкил итә.
Бу хакта Республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында архитектура өлкәсендә халыкара Ага Хан премиясен тапшыру тантанасы узды.
Тантанада Принц Кәрим Ага Хан IV һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының попечительләр советы рәисе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Соеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык җитәкчесе Элеонора Митрофанова, ЮНЕСКОның элеккеге генераль директоры Ирина Бокова катнашты.