Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сименс» һәм «ЭНКА Иншаат ве санайи А.Ш» компанияләре җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Германия һәм Төркия Татарстанның алдынгы чит ил партнерлары. Аның сүзләренчә, бу илләр белән товар әйләнеше күләме беренче ярты еллыкта 60 %ка артты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан «Сименс», «Линде», «Кастамону», «Хаят Кимья», «Шишеджам» компанияләре белән тыгыз элемтәдә. Алар белән мөнәсәбәтләр дәвамлыгы белән үрнәк булып тора.
«Сименс» продукциясе Татарстан икътисадының һәр тармагында бар диярлек. диде Рөстәм Миңнеханов, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм транспорт өлкәләрендә дә.
Очрашуда шулай ук уртак проектлар мөмкинлекләре турында сүз барды.