Рөстәм Миңнеханов «Протек» фармацевтика компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

25.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кэнси» ЯАҖ генераль директоры, «Фирма ЦВ «Протек» ЯАҖнең күчемсез мөлкәтне үстерү һәм эксплуатацияләү буенча генераль директоры урынбасары А.А. Ванин һәм «Национальная инжиниринговая корпорация» АҖнең башкарма директоры А.В. Кобенко белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.  

Искәртәбез, «Протек» – Россия Федерациясендәге иң эре фармацевтика компанияләренең берсе. Компания шулай ук илдә җитештерүче буларак кына түгел, күпчелек икътисадый күрсәткечләре буенча да алдынгы урында аруы белән дә танылган.  

Хәзерге вакытта «Протек» компаниясе республика территориясендә масштаблы инвестицион проектны гамәлгә ашыру – логистик комплекс төзү мөмкинлекләрен карый.

Шулай ук «Протек» төбәкләрдә ваклап сатуны актив үстерә («Ригла» даруханәләре).


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.