Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушев Казанның Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» скверында булдылар

24.10.2019

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев Казанның Әпсәләмов урамындагы  «Ак чәчәкләр» скверында булдылар .

Алар 2018 елда район кешеләре белән бергәләп эшләнгән яңа җәмәгать киңлеген карадылар.

Территорияне төзекләндерүнең алдан билгеләнгән концепциясе буенча ачык фикер алышулар барышында бердәм яшел җәяүлеләр бульвары барлыкка китерү, эре агачлар белән яшеллек өчен мәйданчык бүлеп бирү, функциональ зоналар: актив рәвештә вакыт уздыру, ял итү өчен төрле урыннар булдыру турында карарлар кабул ителгән иде.  

Проектның мөһим өлеше бульварны яшелләндерү – 1000нән артык эре агачлар һәм куаклар утырту булды.  

Яңа «Ак чәчәкләр» бульвары  2018елның 10 ноябрендә тантаналы төстә ачылды.

Төзекләндерүнең икенче чираты 2019 елда тәмамланды.

Җәмәгать киңлеген карау барышында аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова биреп барды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.