Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия лидерлары" Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр - "Эльбрус" Россия лидерлары клубы әгъзалары белән очрашты.
Очрашу Иннополиста узды.
Чара "Остаз белән иртәнге аш" проекты кысаларында уздырылды. Проектның төп максаты - "Россия лидерлары" конкурсында җиңүчеләргә остазлары белән аралашу, тәҗрибә белән уртаклашу өчен шартлар булдыру.
Очрашу башында клубта катнашучылар хәбәр иткәнчә, "Россия лидерлары" конкурсында катнашучылар арасында сораштыру үткәрелгәч, күпчелеге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу теләген белдергән.
Нәтиҗәдә Татарстанга "Россия лидерлары" конкурсында җиңгән 29 кеше килде - дәүләт, коммерцияле, мәгариф һәм башка оешмалар җитәкчелеге вәкилләре, шул исәптән Татарстаннан дүрт җиңүче.
Рөстәм Миңнехановка бирелгән сорауларның берсе Татарстанның төрле өлкәләрдә югары нәтиҗәләргә ничек ирешә алуы турында иде.
ТР Президенты республика икътисады нигезен тәэмин итүче төп тармаклар нефть чыгару, нефть химиясе, автомобильләр төзелеше, агросәнәгать комплексы булуын ассызыклады.
Ул исәкәркәнчә, Татарстан тулаем региональ продукты күләме буенча, шулай ук авыл хуҗалыгы производствосы һәм башка күрсәткечләр буенча ил төбәкләре арасында беренче бишлектә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан үсешендә республиканың беренче президенты - ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев роле бик зур.
Шулай ук орашуда Рөстәм Миңнеханов үзе турында сөйләде, кайда укуы, нинди вазифаларда хезмәт итүе турында, ничек кешеләрне һәм ил җитәкчелеге ышанычына казану турында сөйләде.