Рөстәм Миңнеханов: «Россия лидерлары» конкурсында җиңүче Владимир Жаворонков Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары урынын алачак

25.10.2019

2018-2019 еллар «Россия лидерлары» бөтенроссия конкурсында җиңүче Владимир Жаворонков Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары урынын алачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсында җиңүчеләр һәм финалистлар – «Эльбрус» клубы әгъзалары белән очрашуда хәбәр итте.   

Чара Иннополис шәһәрендә, «Эльбрус» клубы гамәлгә ашыручы «Остаз белән иртәнге аш» проекты кысаларында узды.

«Россия лидерлары» конкурсында җиңүчеләр белән әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, монда җыелганнарның барысы да – киләчәк җитәкчеләр, профессиональ идарәчеләр.

Татарстан Президенты Владимир Жаворонковның уңышын билгеләп үтте, шулай ук конкурста җиңүчеләрне башка урыннарга кую да булыр дип белдерде.

«Сез барыгыз да безгә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Искәртәбез, Владимир Жаворонков – Татарстан Республикасының төп  штаттан тыш онколог-белгече. Бу белгечлек буенча ул ун елдан артык эшли. 2016 елдан бүгенге көнгә кадәр Владимир Жаворонков «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» ДАУЗда оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары булып эшләгән. Моннан тыш, 2016 елдан бүгенге көнгә кадәр пациентларга ашыгыч ярдәм күрсәтү шартларында КФУ МСЧдә табиб дежурант булып эшләгән.

2019 елдан Татарстан Республикасының кадрлар резервына керә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.