Татарстанда ел башыннан янгыннар саны 3,3%ка, янгыннарда үлүчеләр саны да кимегән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта республиканың Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Брифинг “Көзге-кышкы янгын куркынычы чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар турында” темасына багышланган иде.
Рафис Хәбибуллин билгеләгәнчә, кыш җитү белән янгыннар темасы аеруча актуаль була.
“Соңгы биш елда янгыннар саны 6%ка кимеде, аларда үлүчеләр саны 11,8%ка. Агымдагы елның 11 ае эчендә янгыннар саны 3,3%ка кимеде”,- диде ул.
Рафис Хәбибуллин янгыннарны кисәтүнең иң нәтиҗәле төре буларак автоном янгын турында хәбәр итүче җайланмаларны атады. Алар бинада төтен исе булганда көчле сигнал бирәләр. Бу кешеләргә янгын турында вакытында белеп, тизрәк өйләреннән чыгарга мөмкинлек бирә. Шушы приборлар ярдәмендә соңгы өч елда республикада 75 кеше, шул исәптән 35 бала коткарылган.