Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы Бөтенроссия сатып алулар өлкәсендәге форумда катнашты

04.12.2019

Дәүләт сатып алулары өчен электрон мәйданчыклар – бюджет акчаларын экономияләү, илебез җитештергән продукциянең конкуренциягә сәләтен арттыру һәм тәкъдим ителүче продуктларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшырту өчен менә дигән инструмент. Бу системаның өстенлекләре турында бүген Бөтенроссия сатып алулар өлкәсендәге форумда сөйләштеләр. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Татарстанда сатып алулар өлкәсендә «Электрон кибет» төбәк мәгълүмат системасы эшли. Финанс органнары дәүләт сатып алулары барышында учреждениеләр чыгымнарына оператив экспертиза ясыйлар», – диде Рөстәм Миңнеханов форумдагы чыгышында.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, заказ ясаучылар квартал саен бердәм сатып алуларны исәпкә алып, бюджет акчаларын экономияләүне тәэмин итеп, үз эшләрен планлаштыралар. Республикада тагын да оператив эшләү өчен сатып алуларда юридик әһәмияте булган электрон документлар әйләнеше системасы гамәлгә кертелгән. Ситемада 6 меңнән артык оешма теркәлгән. Моннан тыш, Татарстанда федераль электрон  мәйданчык та эшли.  

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Екатерина Карутина форумда катнашучыларга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров сәламләвен укыды. 

Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Анна Катамадзе чыгышнда муниципаль ихтыяҗлар эшчәнлеген тәэмин итү өчен сатып алулар өлкәсендә Россия Федерациясе законнарын камилләштерү темасын кузгатты.

РФ ФМХ дәүләт заказларын урнаштыруга идарә башлыгы Дина Тукай ФМХнең сатып алуларны тикшереп тору тәҗрибәсе турында сөйләде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.