Рөстәм Миңнеханов "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" 19 нчы халыкара күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты

04.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" 19 нчы халыкара күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.

Күргәзмә 4-6 декабрь көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә  уза. 

Бу күргәзмә материалларны эшкәртү технологияләре һәм машина төзелеше өлкәсендә төп чара булып тора, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Идел буе сәнәгате үсешенә зур өлеш кертә.  

Күргәзмәне оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Станкоинструмент» станок- инструменталь продукция җитештерүчеләренең Россия ассоциациясе, «Казан ярминкәсе» ААҖ.

Быел күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасы Машина төзелеше предприятиеләренең IX Координацион Советы утырышын, шулай ук «Инновацион машина төзелеше технологияләре, җайланмалар һәм материаллар – 2019» халыкара фәнни-гамәли конференциясен уздыру каралган.

Тантанада Рөстәм Миңнеханов, кунак буларак, сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, быел чара беренче мәртәбә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең заманча мәйданчыгында уза. 

Быел җәй монда WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты уңышлы узган иде. Бүген исә монда «Яшь профессионаллар» Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты ачылачак.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күргәзмәдә дөньяның алты иленнән, шулай ук Россиянең 32 төбәгенннән 222 компания катнаша. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бу "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" 19 нчы халыкара күргәзмәсен Идел буеның гына түгел, бөтен илнең эре махсуслаштырылган күргәзмәсе итеп күрсәтә.   

Татарстан Республикасы Президенты хезмәттәшлек белән кызыксынулары өчен чит илләр һәм Россия партнерларына рәхмәт белдерде.

Төркия Республикасы Сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк билгеләп үткәнчә, Татарстан белән хезмәттәшлек Россия Федерациясе белән хезмәттәшлекнең мөһим өлешен тәшкил итә.  

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников та мөрәҗәгать итте. Ул барысына да яхшы багланышлар һәм яхшы контрактлар теләде.

Тантанадан соң Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар экспозицияне карап чыктылар.  

Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Зарипов, «Казан Экспо» ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев һәм башкалар озата йөрде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.