Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең 9 нчы Координацион Советы утырышында: Машина төзелеше комплексы республика икътисадында мөһим роль уйный

04.12.2019

Илкүләм проектларда 2024 елга Россия Федерациясендә тулаем икътисад буенча хезмәт җитештерүчәнлеге темпларын ел саен кимендә 5%ка арттыру каралган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең 9 нчы Координацион Советы утырышында хәбәр итте.  

Чара "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" 19 нчы халыкара күргәзмәсе кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза.    

Модераторы – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең Координацион Советы рәисе Равиль Зарипов.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы республика икътисадында мөһим роль уйный һәм аңа 3 меңнән артык предприятие керә.

«Хәзерге вакытта без, сәнәгатьне цифрлаштыру, җитештерү процессын оптимальләштерү, хезмәт җитештерүчәнлеген, технологик  процессларның нәтиҗәлелеген арттыру кебек өндәүләрне исәпкә алып, үсешнең сәнәгать векторын үзгәртү кирәклеген аңлыйбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.  

Аның сүзләренчә, Татарстан предприятиеләре яхшы гына нәтиҗәләргә иреште, шул исәптән дәүләт ярдәме белән дә.  

«Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк. Безнең бурыч – алдынгы эшләнмәләрне өйрәнеп, бер-беребез белән уртаклашып, алга барырга, кешеләрнең аңын үзгәртергә. Төгәл язылган планнар кирәк. Шул ук вакытта мәгълүмат технологияләре кешеләр җибәрә торган хаталардан һәм хезмәткәрләрнең шәхси мәнфәгатьләрендә эш итүләреннән котылырга мөмкинлек бирә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Азакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең 9 нчы Координацион Советы утырышында катнашучыларга уңышлар теләде.  

Утырыш кысаларында «Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проекты» темаларына нотыклар яңгырады.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.