Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Төбәк белән «Росагролизинг» АҖ арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.
Аерым алганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен өчен заманча техника белән тәэмин итүдә льготалы лизинг механизмын куллану турында сөйләшенде.