Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «Шишеджам» директорлар Советы рәисе урынбасары һәм президенты Әхмәт Кырман белән очрашты

03.12.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Шишеджам» директорлар Советы рәисе урынбасары һәм президенты Әхмәт Кырман белән очрашуында Татарстан Республикасында компания пректларының гамәлгә ашырылу барышы турында сүз барды.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, «Шишеджам» холдингы - пыяладан эшләнмәләр җитештерү буенча дөнья күләмендәге лидерларның берсе.

«Алабуга» махсус икътисади зонасында 2016 елдан бирле «Шишеджам» холдингының табаклы һәм автомобиль пыяласы җитештерү буенча ике заводы эшләп килә.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында Төркиянең Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе икәнлеген искәртте һәм республика делегациясенең әле күптән түгел генә әлеге илгә сәфәр кылуын билгеләп үтте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.