Казан Кремлендә коррупциягә каршы юнәлештәге конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр

04.12.2019

Татарстанда коррупциягә каршы юнәлтелгән берьюлы берничә республика иҗади бәйгегә йомгак ясалды. Бәйгедә җиңгән мәктәп һәм гимназиядә укучылар, көллият студентларын бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Быел конкурсларга 500дән артык эш — плакат, аппликация, видеоролик, коррупциягә каршы көрәш темасына багышланган иншалар тапшырылды.

Республика иҗат эшләре конкурсына (аппликацияләр, плакатлар һәм видеороликлар) “Белеш һәм рөхсәт итмә!” гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында 239 эш керде. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тапшырды.

Тантаналы чарада шулай ук һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында “Намус - дус, коррупция – дошман” иҗат эшләре (плакатлар һәм видеороликлар) конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр, аңа быел 73 эш керде. Бүләкләрне Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин тапшырды.

Агымдагы елда туган телләрендә белем алучы укучылар арасында “Коррупциягә - юк!” темасына эссе конкурсы игълан ителде. Анда татар, мари, чуаш, удмурт, мордва, украина, грузин һәм вьетнам телләрендә 117 эш тәкъдим ителде.

5-11 сыйныф укучылары арасында “Коррупциясез киләчәк төзибез” темасына инша конкурсына 89 эш кабул ителде. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны үтәүне күзәтү бүлеге прокуроры Марат Шәехов тапшырды.

Коррупциягә каршы республика иҗат конкурслары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Президенты идарәсе тарафыннан мәктәп укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча оештырыла. Алар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.

 


“Татар-Информ” МА материаллары файдаланылды