Рөстәм Миңнеханов: Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Казахстан мөнәсәбәтләрен ныгытырга тырышачак

09.12.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Федерация Советы белән Казахстан Республикасы Парламенты Сенаты арасында хезмәттәшлек буенча парламентара комиссия делегациясе белән очрашты. Искәртәбез, бүген Казанда Комиссиянең чираттагы утырышы уза. 

«Илләребез арасында парламентара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне үстерү бик мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачып.

Ул хәбәр иткәнчә, 2018 елда Татарстан-Казахстан үзара багланышлары вакыйгаларга бик бай булды. Казанга Казахстан Республикасының беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев килеп китте. Татарстан вәкилләре «Астана» халыкара финанс үзәген ачуда булдылар һәм Россия белән Казахстан дәүләтләре башлыклары катнашында Төбәкара хезмәттәшлек форумында катнаштылар. Шулай ук Казанда Россия белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең 20 нче утырышы узды.

«Быел исә август аенда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына Казахстан Республикасының Премьер-министры Әскәр Мамин килде», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, моңарчы Казан - Нур-Султан турыдан-туры һава юллары гамәлгә ашырыла иде. Әмма ул күптән түгел туктатылды. «Бу мәсьәләне карарга кирәк. Һава юллары – хезмәттәшлегебез өчен мөһим элемент», - диде ТР Президенты. 

Үткән ел йомгаклары буенча ике арада товар әйләнеше $700 млн. «Аны, активлаштырып, $1 млрд. җиткерергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

«Безне Казахстан белән хезмәттәшлегебезнең югары дәрәҗәсе шатландыра. Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Казахстан мөнәсәбәтләрен ныгытырга тырышачак», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.