Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районындагы «Майский» теплица комбинатында энергосистеманы үстерү программасының гамәлгә ашырылуы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббров, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм «Майский» теплица комбинаты” ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев озата йөрде.
Татарстан Президенты теплица блогын һәм яңа җылылк электр станциясен карап чыкты. Станция алты газ поршеньлы җайланма белән җиһазландырылган, гомуми куәте 20,1 МВт.
Программаны гамәлгә ашыру җитештерүнең электр энергиясенә ихтыяҗларын 88%ка канәгатьләндерәчәк, җылык энергиясенә – 150% һәм 100% углекислый газга.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, бу программаны гамәлгә ашыра башлаганннан бирле продукциянең энергия сыешлыгы өч мәртәбәгә кимегән – бер тонна яшелчәгә 5,3 тонна шартлы ягулыктан 1,5 тоннага кадәр.