Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында «Татнефть» ГАҖнең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсын ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «КазМунайГаз» НК АҖ идарәсе рәисе урынбасары – финанс директоры Даурен Карабаев һәм башкалар катнашты.
Татарстан нефтьчеләре һәм газчылары ватаныбыз нефть-газ сәнәгате үсешенә гаять зур өлеш керттеләр. 75 елдан артык Татарстан Россиянең нефть эшкәртүче төп регионнарының берсе, кадралар үстерүче, уникаль технологияләрне гамәлгә кертүче үзәк булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре Көне һәм Шәһәр көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада белдерде.
Бүген Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кванториум» балалар технопаркында булды. Анда бу көннәрдә «АгроНТИ – 2019» VII Бөтенроссия конкурсы уза.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш визиты белән килде. Визитның төп максаты - нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне кысаларында үткәрелгән чараларда катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты, В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.
«Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Хөрмәтле тармак ветераннары! Татарстан Республикасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм", - диелгән котлау текстында.
Кытай Халык Республикасы Хунань провинциясенең Халык Хөкүмәте Губернаторы Сюй Дачжэ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның күп милләтле халкын Республика Көне белән котлыды.
"Татарстан Республикасына чәчәк атуын, көч-куәт, халкына сәламәтлек һәм бәхет, безнең арада мәңгелек дуслык телим", - диелгән котлау телеграммасында.
Көн дәвамында Татарстан Республикасы Көне белән котлаулар килеп торды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казан циркында "Төп геройлар - 2019" илкүләм балалар премиясен тапшыру танатанасында катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанда TAT CULT FEST заманча татар мәдәнияты фестивалендә булдылар.
Чара Казан Кремлендә узды. Әлеге фестивальдә 150дән артык музык остасы катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның элеккеге беренче вице-премьеры Равил Моратовка «Дуслык» ордены тапшырды.
Равил Моратов Татарстан Республикасы Премьер-министрның беренче урынбасары вазыйфасын 1995 елдан алып 2013 елга кадәр биләде. 2014 елдан ул – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.
Бүген Равил Моратов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Республика көненә багышланган ат спорты бәйрәмендә булдылар һәм ТР Президенты Кубогына һәм Казан мэриясе призына ат чабышларын карадылар.
Бәйрәм Татарстан башкаласында «Казан» халыкара ат спорты комплексында узды.