Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә Татарстан аеруча игътибар бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасы Милли Җыены рәисе Нгуен Тхи Ким Нган ханым белән очрашуда белдерде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россия һәм Вьетнам — вакыт белән сыналган дуслар. «Уртак стратегик партнерлыкның интенсив уртак эше нәтиҗәсендә күп өлкәләрдә багланышлар практик эчтәлек белән тулылана», - дип белдерде ул. 2019 ел - Россиядә Вьетнам һәм Вьетнамда Россия аралашуы елы. «Татарстан үз дәрәҗәсендә эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәргә әзер», — диде Татарстан Президенты.
Республиканың Вьетнам партнерлары белән хезмәттәшлек итү буенча җитди тәҗрибәсе бар — бу үзара бизнес һәм рәсми делегация сәфәрләре, хезмәттәшлек турында документлар имзалау. Вьетнамда «КАМАЗ»лар һәм Ми-17 вертолетлары яхшы билгеле, ә җирле милли оборона министрлыгы Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводының 4 «Гепард» фрегатын куллана. Ведомство тагын шундый ике фрегат сатып алырга ниятли. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Вьетнам арасында товар әйләнеше 25 млн доллар тәшкил итте, ул ике тапкырга артты. Бу дәрәҗә хезмәттәшлекнең булган потенциалын тулаем чагылдырмый әле, дип саный Рөстәм Миңнеханов. «Товарларның күләмен һәм номенклатурасын арттыру өстендә эшләргә кирәк», - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Татарстан белән Вьетнам арасында нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм компонентлар җитештерү, ИТ, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать һәм башка өлкәләрдә эшлекле элемтәләрне үстерү өчен зур мөмкинлекләр бар. Безнең уку йортлары Вьетнам коллегалары белән элемтә тота. Бүген республика югары уку йортларында Вьетнамнан 90 студент белем ала. Аларның санын реаль рәвештә арттырырга мөмкин дип уйлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда 600гә якын вьетнамлы яши, Татарстан Халыклары ассамблеясе каршында «Доанкет» милли-мәдәни җәмгыяте эшли. Вьетнам бәйрәмнәре һәм чаралары даими рәвештә үткәрелә, дип искәртте Татарстан Президенты.
Татарстан Президенты шулай ук туризм һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.
Нгуен Тхи Ким Нган ханым Рөстәм Миңнехановка Россия-Вьетнам төбәкара хезмәттәшлегенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Ул ассызыклаганча, Вьетнам Милли Җыены Россия белән стратегик партнерлыкны ныгытуны хуплый. "Бу Вьетнамның тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлеше. Без халкыгыз ярдәмен онытмыйбыз", - диде ул.
Вьетнам парламенты рәисе сүзләренчә, ел саен Россия белән товар әйләнеше күләме арта бара. "Агымдагы елның тугыз аенда әлеге күрсәткеч 3,4 млрд. долларга җитте. Ләкин безнең бу күләмне үстерүгә мөмкинлекләр бик зу", - диде Нгуен Тхи Ким Нган.