Яңалыклар

28.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия актёры һәм кино һәм телевидение продюсеры, кинорежиссёр Фёдор Сергеевич Бондарчук белән очрашты.  

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышынды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин катнашты.

 

28.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «ФК Открытие» Банкы ГАҖнең SkyOffice ачылуда катнашты.

SkyOffice - кече һәм урта бизнес вәкилләре белән багланышлар өчен төп канал, ул юридик затларга операцион һәм сервис ярдәмен камилләштерүгә юнәлдерелгән. Бу Россиядә «ФК Открытие» Банкы ГАҖнең мондый форматтагы бердән бер офис. Казанда SkyOffice Чернышевский урамында урнашкан. 

28.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ФК Открытие» Банкы ГАҖ идарәсе рәисе Михаил Задорнов белән очрашты.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

 

28.11.2019

Бүген Казан Кремлендә Россиядә Театр елын йомгаклау уңаеннан Татарстан Респуликасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. 

Дәүләт бүләкләрен 19 кешегә - танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләренә - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Театр елы тәмамлана. әмма театраль дөньяга куелган бурычлар алга таба да актуальлеген саклап кала. 

Ул искәрткәнчә, агымдагы елда республикада Театр елына багышлап чаралар узды - фестивальләр, мәгариф, социаль һәм яшьләр проектлары, юбилеө чаралары һәм мәдәни-агарту чаралары. 

28.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган "Татнефтехиминвестхолдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында республиканың нефть-газ химиясе тармагының актуаль мәсьәләләре каралды. 

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Россия фәннәр академиясе Себер бүлегенең Г.К. Боресков ис. Катализлар институты "Татнефть" компаниясе белән Россиядә нефть эшкәртү тармагына кызыклы булган ике перспектив юнәлеш буенча тикшеренүләр алып баралар. 

28.11.2019

Чехия Республикасының Россиядәге Гадәтән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Агросәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында, шул исәптән товар әйләнеше мәсьәләләре турында сөйләшенде. 

 

28.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росмолодежь башлыгы Александр Бугаев һәм Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнаштылар. 

28.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

Утырышта компаниянең 2019 елның тугыз ае эчендәге бюджетын үтәү йомгаклары каралды, декабрь аена бюджеты расланды. Директорлар советы 2020 елга «Татнефть» ГАҖнең түләү чаралары йөрешенең фараз бюджетын раслады.

27.11.2019

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Гомумроссия “Россиянең компьютер спорты федерациясе” иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документны ТР Премьер-министры Ләйлә Фазлыева һәм Гомумроссия “Россиянең компьютер спорты федерациясе” иҗтимагый оешмасы президенты Дмитрий Смит имзалады.

27.11.2019

Бүген Казанга ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов эш сәфәренә килде.  

«Казан» аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

Битләр: << 781 ( 782 ) 783 784 785 786 787 788 789 790 >>