“Таттелеком” өч елда 1,9 мең социаль объектны Интернетка тоташтырачак

10.12.2019

“РФ Цифрлы икътисад” илкүләм программасы кысаларында, Татарстанда 1,9 мең  социаль объектны Интернетка тоташтыру ниятләнә.  Бу эшне “Таттелеком” ГАҖ башкарачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан компаниясенең генераль директоры Айрат Нуретдинов хәбәр итте.

“РФ Цифрлы үсеш министрлыгы һәм „Таттелеком“ компаниясе арасында дәүләт контракты төзелгән. „Таттелеком“ 1913 компанияне югары тизлекле оптик элемтә каналлары аша Интернетка тоташтырачак. Бу эшне өч елда башкару ниятләнә. Беренче этап уңышлы төгәлләнгән. 566 объект тоташтырылган”, -  диде ул.

Аның сүзләренчә, бу объектлар исәбендә 721 белем бирү учреждениеләре, 605 фельдшер-акушерлык пункты, 415 дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, Росгвардиянең 87 объекты, МЧСның 82 объекты, шулай ук 3 территориаль сайлау комиссияләре бар.

Бүгенге көнгә Татарстанда социаль учреждениеләрне интернетка тоташтыруның беренче этабы тәмамланды, дип белдерде “Таттелеком” башлыгы.

 


“Татар-Информ” МА