Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда ике көнлек эш сәфәрендә.
Чара Сәмәркандта узды. Очрашуда Сәмәрканд өлкәсе Хокиме Эркинжон Турдимов та катнашты. Очрашуның модераторы – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхеразыев.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Сәмәрканд шәһәренә эш сәфәренә килде. Сәмәрканд халыкара аэропортында аны Сәмәрканд өлкәсе Хокиме Эркинжон Турдимов каршы алды.
Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашуга юнәлде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дакар-2020» ралли-марафонына китәр алдыннан «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзалары белән очрашты. Очрашу гадәттәгечә «Тарловка» сынау полигонында узды.
Чарада «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт ветеринар инспекциясенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы - Татарстан Республикасы баш дәүләт ветеринар инспекторы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Алмаз Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, республикада авыл хуҗалыгы тармагында терлек һәм кош-кортларның аеруча куркыныч инфекцион авырулары өлкәсендә вәзгыять яхшы. 2019 елның узган чорында бер авыру да теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 98,94%ка үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Хәзер Татарстанда гражданнарның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Мәрьям-ана иконасын алуга 440 ел тулуга багышланган IV Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелеге форумында хәбәр итте. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Форумда барлыгы 650 кеше катнашты.
Бүгент Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия Федерациясе оборонасы өлкәсе мәсьәләләрен хәл итүдә ведомствоара мәгълүмати багланышлар системасы" ведомствоара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Чара Мәскәүдә узды.
Конференциянең максаты - Россия Федерациясе оборонасы мәнфәгатьләрен алга этәрүдә ведомствоара хезмәттәшлек системасын оештыру һәм техник нигезләрен камилләштерү тәҗрибәсен өйрәнү.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.
Бүген «Казан-Экспо» күргәзмә комплексында Татарстан территориясендә гамәлгә ашырылачак кече һәм урта эшкуарлык субъектларының инвестицион проектларын тәкъдир итү уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Корпорация МСП» АҖ генераль директоры Александр Браверман һәм Татарстан Республикасының Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев катнашты.
«Корпорация МСП» стратегик сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Корпорация МСП» АҖ генераль директоры Александр Браверман катнашты. Чара "Казан-Экспо"да уза һәм тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүматны һәм аларны уздыру вакытында хокук бозулар очраклары турында белү өчен элемтә механизмын куллану мәсьәләснә багышланды.