Яңалыклар

09.11.2019

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Мәскәү-Татарстан күпере" бишенче яшьләр форумында катнаша.

Форумны оештыручы - гадәттәгечә Татарстан Респуликасының Россия Федерацясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге. Чарада Мәскәү төбәгенең 35 яшькә кадәр яшьләре катанаша - алар барысы да чыгышлары белән күп милләтле Татарстан Республикасыннан яисә Россия төбәкләре татарлары. Ел саен яшьләр алдында уңышка ирешкән атандашларыбыз чыгыш ясый. Алар тәҗрибәләре белән уртаклаша, уңышка ирешү юлы турында сөйлиләр. 

09.11.2019

2020 елдагы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

09.11.2019

Татарстан Республикасында 2019 елның күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 98,5%ка үтәлгән. Торак фонды мониторингы белешмәләре буенча үтәлеш гомуми суммадан 5 млрд. 390 млн. 469 мең сум тәшкил итә.  

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

06.11.2019

Хөрмәтле татарстанлылар!

1992 елда Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү республиканың хәзерге хокукый системасын булдыруда әһәмиятле роль уйнады, иҗтимагый-сәяси үсешенә уңай йогынты ясады.

Төп канунда Татарстанның күпмилләтле халкы республикада хакимиятнең бердәнбер чыганагы буларак билгеләнә, кешеләрнең гражданлык иреге, милли һәм социаль тигезлеге законнар нигезендә раслана, аларның хокуклары һәм бурычлары  бербөтенлеге  тәэмин ителә.

05.11.2019

2020 елда халык санын алу цифрлы технологияләр кулланылуы белән уникаль булачак. Төп басым яңа технологияләр, Интернет-җанисәпкә ясала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча Территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина хәбәр итте.

04.11.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Театраль Идел буе” фестиваленең төбәк этабында җиңгән “Парковка” спектакленең язмасын карады.

Спектакльне Сөмбел Гаффарова драмасы буенча Казан дәүләт мәдәният институты студентлары куйды. Драмада Фатыйма исемле хатын-кыз үзенең тормышының катлаулы чорында тормыш өстенлекләрен яңадан барлый.

04.11.2019

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын йөрәктән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм!

Без тагын бер кат гаять катлаулы тарихи шартларда, фидакарьләрчә Ватаныбыз абруен һәм дәүләтебез бердәмлеген саклап калган ата-бабаларыбызның зур каһарманлыгын олы ихтирам белән искә алабыз.

Россиянең какшамас көче халыкларының бердәмлегендә булуы вакыт сынаулары аша узып, кат-кат исбатланды. 1612 елгы вакыйгалар, Полтава янындагы бәрелеш, Наполеонга каршы көрәш һәм Бөек Ватан сугышында җиңү – моның ачык мисалы.

02.11.2019

Татарстан җитәкчелеге шефка алынган хәрби частьләр белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Бүген республикада хәрби частьләрне контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр белән комплектлау югары дәрәҗәдә оештырылган. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итү – Синең сайлау!” мәгълүмати-агитацион акциясе кысаларында белдерде.

Бу чара “Казан” Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта узды. Акциядә шулай ук РФ Коры җир гаскәрләре башкомандующие Олег Салюков, Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТРның хәрби комиссары Сергей Погодин, республикада урнашкан хәрби училищелар җитәкчеләре катнашты.

02.11.2019

Татарстанның азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендәге вазгыяь турында бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

02.11.2019

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2019 ел башыннан республикада 1 мең 210 тикшерү уздырылган. Хезмәт саклау кагыйдәләрен бозган өчен 12 млн 304 мең сумга штраф салынган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Битләр: << 781 782 783 784 785 786 787 788 ( 789 ) 790 >>