Яңалыклар

21.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корпорация МСП» АҖ генераль директоры Александр Браверман белән очрашты. Очрашу "Казан-Экспо" күргәзмә «Корпорация МСП» стратегик сессиясе кысаларында узды. 

21.11.2019

Татарстанга эш визиты белән «Корпорация МСП» АҖ генераль директоры Александр Браверман килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

21.11.2019

ТР Премьер-министры Алексей Песошин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

20.11.2019

Бүген Казаннан ерак түгел (М7 трассаның 818 км) кулланылышта булган автомобильләрнең илдә иң эре мегамолы ачылды.

Мегамолны «ТрансТехСервис» ДК ачты. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  

20.11.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты.

19.11.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының РФ субъектларының иң югары вазыйфаи затлары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү мәсьәләләре буенча консультатив комиссиясе утырышында катнашты.

Утырыш Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко рәислегендә узды.

19.11.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия мәгариф министры Ольга Васильева бүген Казанда Татарстанда беренче Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәген ачты. Ул Казан педагогика көллияте базасында оештырылган.

Алексей Песошин һәм Ольга Васильева яңа үзәкнең бинасын карадылар һәм аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштылар.

19.11.2019

Кышкы чорда татарстанлыларның яраткан балык тоту урыннарын 10 коткару посты күзәтәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр ителде.

19.11.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казахстанның Россиядәге сәүдә вәкиле Нурлан Борамбаев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.

19.11.2019

Татарстан Республикасы үсешендә "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт коридоры бик әһәмиятле. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Транспорт атнасы" кысаларындагы эшлекле иртәнге ашта белдерде. 

Чара Россия төбәкләрендә транспорт инфраструктурасын үстерүгә багышланган иде, Россия Федерациясе транспорт министры Евгений Дитрих чараның модераторы булды. 

Аерым алганда, Россиядә магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтүнең комплекслы планын кабул итү турында фикер алыштыларю Аның транспорт өлешенә 9 федераль проект керә, алар ике өстенлекле бурычны башкаруга юнәлдерелгәннәр. Бу - Көнчыгыш -Көнбатыш, Төньяк - Көньяк транспорт коридорларын үстерү һәм Россия территорияләренең икътисадый элемтәсе дәрәҗәсен арттыру. 

Битләр: << 781 782 783 784 785 ( 786 ) 787 788 789 790 >>