Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Вениамин Селифанов Рөстәм Миңнехановка яңа билгеләнгән Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасының Казан районара табигатьне саклау прокуроры Денис Александровны тәкъдим итте.
Денис Александров 1977 елда Баку шәһәрендә туган. 1999 елда Чуваш дәүләт университетын тәмамлаган. Прокуратура органнарында 2001 елдан хезмәт итә. Новочебоксарск шәһәренең прокуроры ярдәмчесе, аннан баш ярдәмчесе, урынбасары булып эшләгән. Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасының Самара һәм Чебоксар районара табигатьне саклау прокурорлары урынбасары булып хезмәт иткән.
Рөстәм Миңнеханов Денис Александровка яңа җаваплы вазифасында уңышлар теләде. Очрашуда Татарстан белән табигатьне сакалу прокуратурасы арасында әйләнә-тирә мохитне, аеруча саклаулы табигый зоналарны саклау өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.