Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Анда Рөстәм Миңнеханов коммуналь хезмәтләргә яңа махсус техника ачкычларын тапшырды. Чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тә катнашты.
Бу хезмәтләргә барлыгы 9 машина тапшырылды: кар төягечләр, экскаваторлар һәм урамнарны җыештыру җайланмалары булган тракторлар. Киләсе елда шәһәргә тагын 15 берәмлек коммуналь техника биреләчәк.
Бүген Әлмәт шәһәрендә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Утырышта компаниянең 2019 елның унбер ае эчендәге бюджетын үтәү йомгаклары каралды, 2020 елның гыйнвар-февраль айларына һәм беренче кварталына «Татнефть» ГАҖнең бюджеты расланды.
Бүген Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар җыры" ХХ халыкара фестивале концертын карады. Чара "Пирамида" күңел ачу комплексында узды.
Соңгы 5 елда Татарстан агросәнәгать тармагына инвестицияләр 140 млрд сум тәшкил итте, шул исәптән авыл хуҗалыгына - 96 млрд сум, эшкәртү тармагына - 44 млд сум. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президентны Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Казанида 2019 елгы автоспорт сезонына йомгак ясалды. Республика, Россия һәм халыкара ярышлар призерларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан автоспорты өчен үткән сезон уңышлы булды. «КАМАЗ-Мастер» командасыннан Эдуард Николаев экипажы «Дакар» популяр ралли-рейдында гадәттәгечә җиңү яулады. Ралли-кросс буенча дөнья чемпионатында спортчыларыбыз мөһим нәтиҗәләргә ирештеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Sicpa компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Иннополис» махсус икътисадый зонасының Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышын уздырды.
Күзәтүчеләр советы әгъзалары махсус зона резидентлары булырга мөмкин 4 компаниянең проектларын карады. Игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сум тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Tawazun фонды (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Чарада Tawazun фондының "Аурус" автомобильләрен җитештерү буена "Алабуга "МИЗ территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектта катнашу мәсьәләләре турында сүз барды.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу Елына старт бирү тантанасында катнашты.
Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге комплексындагы Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узды.
Тантананың турыдан-туры трансляциясе «ТНВ-Планета», «ТНВ-Татарстан» телеканалаларында, шулай ук «Татар-информ» МА, Рәсми Татарстан сайтларында оештырылды.
Сәхнәгә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флаглары, Татарстан АССРның беренче байрагы, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы флагы чыгарылды.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады