Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевны Ватан геройлары көне белән котлады.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан коррупциягә каршы беренчеләрдән булып системалы чаралар күрде. «Төп элементы законның өстенлеген тәэмин итү булды. Һәркем үзеннән башларга һәм бу юнәлештә даими рәвештә эшләргә тиеш», - диде ТР Президенты.
Ул хәбәр иткәнчә, Комиссия каравына, социологик тикшеренүләрне исәпкә алып, коррупциягә каршы эшнең нәтиҗәлелеге мәсьәләләсе чыгарыла. 2006 елдан алып коррупция мәсьәләсе турында халыктан сорашып белешүләр уздырыла. Аларның нәтиҗәләре буенча республикада коррупция дәрәҗәсе уртача дип бәяләнә һәм Россия Федерациясе субъектлары арасында аерылып тормый. «Әмма бу үз-үзебезне тынычландыру өчен сәбәп түгел. Татарстанда икътисадны үстерүгә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлгән масштаблы программалар гамәлгә ашырыла. Без илкүләм проектларда актив катнашабыз, инвестицияләр җәлеп итү темпын да киметмибез. Бу эшчәнлек бизнес алып баруның ачык һәм аңлаешлы кагыйдәләрен тәэмин итмичә, шулай ук нәтиҗәле идарәдән башка мөмкин түгел», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул игътибар иткәнчә, күп еллар буена мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе коррупцион күренешләргә дучар. Нәкъ менә шул өлкәләрдә шактый гына махсус программалар алып барыла, күп бюджет акчалары тотыла, диде Рөстәм Миңнеханов. Шул исәптән социаль объектлар төзү һәм аларга капиталь ремонт ясау, тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру, максатчыл укыту һәм стажировкалар. «Шул хәтле акча һәм көч сарыф итеп, республика югары нәтиҗәләргә ирешергә лаек. Әмма күзәтчелек-контроль органнары эше нәтиҗәсендә бюджет акчаларын нәтиҗәсез файдалану очраклары ачылды. Быел 9 ай эчендә бу сумма 200 млн сумнан артып киткән, ә башкарылган эшләр хакын арттырып күрсәтү - 50 млн сумнан артык», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, социаль челтәрләрдә мәгариф учреждениеләрендә акча таләп итү күренешләренә шикаятьләр активлашты. Мәгариф оешмаларына ашамлык продуктларын үз бәясеннән арттырып китерүләр турында да мәгълүмат бар. Ведомстволарындагы оешмаларга фиктив эшкә алу фактлары да ачыкланган.
Иң яман ситуация югары уку йортларында. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, монда ачыкланган җинаятьләрнең күп өлеше ришвәтләр алуга бәйле. Әйдәүче югары уку йортларының кайбер җитәкчеләре эшләре прокуратура тикшерүендә яисә судта.
Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, «Халык контроле» системасы аша мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармаклары буенча 6,8 меңнән артык хәбәрнамә теркәлгән.
«Сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләрендә теләсә нинди гаделсезлек, бюрократия күренеше, түләүле хезмәт күрсәтүләрне көчләп тагу яисә түләүләр таләп итү коррупция һәм граждан хокукларын бозу буларак кабул ителә. Бу гражданнарда дәүләт хакимияте органнарына карата тискәре тәэсирләр калдыра», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары прокуратура, югары уку йортлары һәм юнәлеш министрлылкары вәкилләре коррупцион күренешләрне киметү чараларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирделәр. Минтимер Шәймиев үз чиратында шулай ук ата-аналар советларының һәм мәктәпләр администрацияләренең бу юнәлештә бергәләп эшләүләрен активлаштырырга тәкъдим итте.
Сәламәтлек саклау өлкәсенә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов «Халык контроле» системасында гражданнар мөрәҗәгатьләренә тизрәк игътибар итәргә өндәде.