Бүген Уфада (Башкортостан Республикасы) «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышы узды. Чара "Конфессияара тынычлык: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләр тәҗрибәсе" темасына багышланды һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына 50 ел, төркемгә нигез салучы, Россиянең атаклы сәяси эшлеклесе Евгений Примаков тууына 90 ел тулуга багышланды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сәламләвен укып, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов пленар сессияне ачты.
«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышын ачып, Татарстан Республикасы Президенты, Төркем рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Уфада утырышта катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сәламләвен укыды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфага эш сәфәренә килде, анда ул, рәис буларак, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышында катнашачак һәм «Россия – партнерлык гаранты» Россия ислам икътисадый форумында да катнашырга ниятли.
Быел утырыш «Диниара татулык: Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасында (ИХО) катнашучы илләр тәҗрибәсе» темасына багышлана һәм ИХОга 50 ел тулу, шулай ук Россиянең күренекле сәяси эшлеклесе, Төркемгә нигез салучыларның берсе Евгений Примаковның тууына 90 ел тулу уңаеннан уздырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үзгәреш җиле» («Ветер перемен») IV татар җыры фестивалендә булды.
Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.
Искәртәбез, фестивальне булдыру фикерен Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән иде. Беренче фестиваль 2016 елның ноябрендә узган иде, аның йомгаклары нигезендә Татарстан Республикасы Президенты фестивальне ел саен уздырырга дигән карар чыгарды.
ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия актёры һәм кино һәм телевидение продюсеры, кинорежиссёр Фёдор Сергеевич Бондарчук белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышынды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «ФК Открытие» Банкы ГАҖнең SkyOffice ачылуда катнашты.
SkyOffice - кече һәм урта бизнес вәкилләре белән багланышлар өчен төп канал, ул юридик затларга операцион һәм сервис ярдәмен камилләштерүгә юнәлдерелгән. Бу Россиядә «ФК Открытие» Банкы ГАҖнең мондый форматтагы бердән бер офис. Казанда SkyOffice Чернышевский урамында урнашкан.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ФК Открытие» Банкы ГАҖ идарәсе рәисе Михаил Задорнов белән очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Бүген Казан Кремлендә Россиядә Театр елын йомгаклау уңаеннан Татарстан Респуликасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
Дәүләт бүләкләрен 19 кешегә - танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләренә - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Театр елы тәмамлана. әмма театраль дөньяга куелган бурычлар алга таба да актуальлеген саклап кала.
Ул искәрткәнчә, агымдагы елда республикада Театр елына багышлап чаралар узды - фестивальләр, мәгариф, социаль һәм яшьләр проектлары, юбилеө чаралары һәм мәдәни-агарту чаралары.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган "Татнефтехиминвестхолдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында республиканың нефть-газ химиясе тармагының актуаль мәсьәләләре каралды.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Россия фәннәр академиясе Себер бүлегенең Г.К. Боресков ис. Катализлар институты "Татнефть" компаниясе белән Россиядә нефть эшкәртү тармагына кызыклы булган ике перспектив юнәлеш буенча тикшеренүләр алып баралар.