Рөстәм Миңнеханов: Татарста АКШ һәм Европа илләре белән икътисадый мөнәсәбәтләне саклый ала

24.12.2019

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттәге ел ахырында уздырыла торган республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген сәяси каршылыклар икътисадый мөнәсәбәтләр өлкәсендә күпмедер авырлыклар тудыра, әмма төп чит ил партнерлары әлеге вәзгыятьне аңлыйлар.

"Без Европа илләре белән дә, Америка белән дә мөнәсәбәтләребезне саклап кала алдык. Безнең сәяси дәрҗәдә берничә мәсьәләдә каршылыклар бар, әмма икътисадый дәрәҗәдә бернинди каршылыклар юк. Әлбәттә, кайбер компанияләр икътисадый санкцияләр белән чикләнгән. Ләкин мөнәсәбәтләребез сакланды, без багланышларны дәвам итәбез", - диде ТР Президенты. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.