Рөстәм Миңнеханов: Минтимер Шәймиев һәм «Яңарыш» фонды тырышлыгы белән Болгар һәм Свияжск туристларны җәлеп итү урынына әверелде

24.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

20 елга йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу елларда республика җитди үзгәреш кичерде. «Соңгы ике дистә ел эчендә тузган торак бетерелде, газлаштыру программасы гамәлгә ашырылды – болар революцион карарлар иде. Бу проектлар инициаторы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев булды. Ул елларда бездә икътисадый вәзгыять шактый начар иде. Әмма без бу бурычларны үтәп чыга алдык», - диде ТР Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казанның 1000 еллыгы һәм Универсиада-2013 кысаларында уңай үзгәрешләр булды. «Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү беренче адым булды. Монда безгә федераль үзәк тарафыннан зур ярдәм күрсәтелде, һәм без дә тырыштык. Шуннан соң без республиканы башкаларга да күрсәтергә теләдек. Без Универсиада уздыру хокукын яуладык. Бу спорт бәйрәменә әзерләнгәндә бик күп эшләр башкарылды: юллар салуда да, спорт инфраструктурасын үстерүдә дә. Бу ике вакыйга Казан үсешенә зур этәргеч булды», - диде Татарстан Президенты.

Ул шулай ук искәрткәнчә, Минтимер Шәймиев җитәкләгән «Яңарыш» фонды эшчәнлеге нәтиҗәсендә республиканың туризм үзәкләре – Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре үзгәртеп корылды. «7-8 ел эчендә гаять зур эш башкарылды. Ике объект ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә керде. Бүген Болгар һәм Свияжск – туристларны җәлеп итүче ике эре үзәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.