Рөстәм Миңнеханов: Авылларда яшьләрне эш урыннары белән тәэмин итү хисабына калдырып була

24.12.2019

Авылларда яшьләрне эш урыннары белән тәэмин итү хисабына калдырып була. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, быел гына республикада 40 программа гамәлгә ашырылган, аларның күбесе авылларны үстерүгә юнәлтелгән. "Авыл клублары, мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү программалары - барлык бу проектлар авылларда да гамәлгә ашырыла", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика районнарында эшкуарлыкны үстерүгә уңайлы шартлар булдырыла. "Кешенең даими табышлы үз һөнәре булса, ә авылында газ, су, яхшы юллар булса, ул беркая да китми", - дип саный ТР Президенты. 

Журналистлар ТР Президентының татар милли костюмыына мөнәсәбәте турында да сорадылар. ТАСС 100 еллыгы елын башлауга багышланган тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов татар милли костюмы кигән иде. "Милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне, аш-суны сакларга кирәк. Милли мәдәниятта милли кием дә әһәмиятле роль уйный. Ни әле аны артистлар гына киергә тиеш?! Иске фотоларда язучылар, күренекле эшлеклеләр милли киемдә. Аны бүген дә киеп була", - диде ТР Президенты. 

Шулай ук Татарстан Президенты Татар халкы үсеше стратегиясе эшләнүен искәртте. Аның сүзләренчә. документка өстәмәләр кертелә, яңа тәкъдимнәр бик күп килә. 

Рөстәм Миңнеханов киләсе президентлык срогы турында да фикере белән уртаклашты. "Бу срокта әле мин 9 ай булам. АЛда эш күп әле. Әмма мөкинлекне кире какмыйм", - диде Татарстан Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.