Рөстәм Миңнеханов: Татарстан үз территориясендә газ эшкәртү заводы төзергә тели

24.12.2019

Татарстан үз территориясендә газ эшкәртү заводы төзү буенча «Газпром»ның һәм «Сибур»ның уртак проектын гамәлгә ашырырга тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, техник яктан проект эшләнгән, тормышка ашу ихтималы да зур. «Әлеге заводны төзү ил өчен дә, “Газпром” өчен дә, барыбыз өчен дә файдалы булачак. Без бу мәсьәлә буенча күп фикер алыштык һәм актив позициядә торабыз. Мин бу эшләр барып чыгар дип ышанам», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, республиканың кирәкле куәтләр һәм әзер белгечләр рәвешендәге конкурент өстенлекләре бар.  

Очрашуда тагын республиканың нефть чыгару тармагын үстерү темасы да кузгатылды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан 36 млн тонна нефть чыгара, әмма ресурс базасы бу күләмне 40 млн тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирә. «Болар бар да югары дәрәҗәдә килешүләргә бәйле», - диде ул.

«Татнефть» ГАҖ эшчәнлегенә килгәндә исә, Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, компаниянең Үзбәкстанда һәм Казахстанда эш перспективалары карала.

Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе компанияләренең социаль җаваплылыгы темасына да аерым тукталды. «“Таиф” компанияләр төркеме буенча безнең аерым сорауларыбыз бар. Финанс хәлләренең кыенлыгына сылтап, алар кайбер юнәлешләрдәге социаль проектларда катнашмый башладылар. Без акционерлар белән бу темага зур түземлек күрсәтеп сөйләшәчәкбез. Дөресен әйтергә кирәк - “Таиф” күп кенә программаларда актив катнашты, “Яңарыш” фонды проектлары да, Аккош күлен экологик реабилитацияләү дә, Казандагы проектлар да», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.