Рөстәм Миңнеханов "Черек күл" паркындагы шугалакта һәм Имәнлек паркында булды

24.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Черек күл" паркындагы шугалакта һәм Имәнлек паркында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман озата йөрделәр. 

"Черек күл"дә кешеләрне җәлеп итеп торучы шугалак мәйданы 6 мең квадрат метрдан артык, ул бөтен шуарга теләүчеләр өчен ачылды. Яңа ел бәйрәмнәренә паркта прокат пункты киңәйтелде, шугалак кырые тирәсендә агачтан киртәләр куелды, баскычлары да резина белән капланган, кофеханә ачылган. 

Рөстәм Миңнеханов парк зонасын карады, шугалакта шуып карады, казанлылар белән аралашты. 

Аннары Татарстан Президенты Имәнлек паркында булды. Аның кер зонасын төзекләндергәннәр. Парк һәм скверлар дирекциясе директоры Марат Закиров Рөстәм Миңнехановка төзекләндерү эшләре халык белн очрашуларда билгеләнүе хакында сөйләде. Шул рәвешле биредә кафе, велосипедлар һәм чаңгылар прокаты ачылды, автобус тукталышы куелды. Шәһәр халкы теләге буенча парковкалар урманны кагылмыйча гына оештырылды. 

Марат Закиров парк һәм скверлардагы мәдәни чаралар турында да сөйләде. Быел барлыгы 907 чара үткәрелгән. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.