Рөстәм Миңнеханов республиканың Яңа ел чыршысында катнашучылар белән очрашты

25.12.2019

Бүген «Татнефть Арена» боз сараенда республиканың Яңа ел чыршысы бәйрәме узды. Анда бөтен Татарстаннан 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге 8 мең бала катнашты: фәннәр олимпиадаларында, спорт ярышларында һәм конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук кыен тормыш хәлендә калган балалар. Балаларны котларга дип Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.  

Чара башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре булган, төрле ярышларда һәм олимпиадаларда җиңүчеләр булган балалар белән очрашты. Шулай ук очрашуга Лаештан мәктәп укучысы Евгений Савельев та чакырылган иде. Ике ел элек унике яшьлек малай суда бер кызны коткарган, шуның өчен «Яшь герой» медале белән бүләкләнгән. Рөстәм Миңнеханов егеткә батырлыгы өчен рәхмәт белдерде. Ул – барысы өчен дә үрнәк, диде. Евгений үз чиратында аның өчен кем герой булуын сорады. «Минем өчен герой - әтием. Иң мөһиме – бу мине тәрбияләп үстергән әти-әнием», - диде ТР Президенты. 

Очрашуда тагын яшьләр хәрәкәтенә ярдәм турында да фикер алыштылар, шул исәптән «Сәләт» һәм «Созвездие-Йолдызлык». Рөстәм Миңнеханов КВНның республика яшүсмерләр лигасын үстерү кирәклеге турында да сөйләде. «Без сез яшьләрдән креатив идеяләр көтәбез. Нинди юнәлешләргә игътибар итәргә кирәклекне безгә әйтегез. Үз идеяләрегез белән уртаклашыгыз, без дә сезгә ярдәм итәрбез», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Республиканың төп Яңа ел чыршысында катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов  билгеләп үткәнчә, 2019 елның төп вакыйгасы WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты булды. Илкүләм җыелма команда җиңүенә татарстанлылар гаять зур өлеш кертте, диде Татарстан Республикасы Президенты, алар белән һәрвакыт остазлары, әти-әниләре һәм волонтерлар янәшә булды.   

«Россиядә Театр елы тәмамлана, аның кысаларында Татарстанда кызыклы һәм креатив театр проектлары гамәлгә ашырылды, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу ел яшьләр сәясәте өчен дә юбилей елы булды. Республикада балалар һәм яшьләр проблемаларын хәл итү өчен 20 программа бар. 400тан артык яшьләр учреждениеләре һәм иҗтимагый яшьләр оешмалары эшләп килә, шулар арасында Татарстаннан читтә дә мәгълүм булган - „Сәләт“, „Созвездие-Йолдызлык“, „Безнең заман“». 

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, киләсе ел шулай ук вакыйгаларга бай булачак. 2020 елда ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтеләчәк. «Сез безнең ветераннарга ярдәм итү өчен күп нәрсәләр эшлисез. Аларның һәрберсе ярдәмнәребезне сизеп торсын Бу – безнең төп бурыч», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

«Бүген без Россиядә күп күрсәткечләр буенча алда барабыз һәм төрле тармакларда амбициоз проектларны гамәлгә ашырабыз. Ышанам, бергәләшеп без яңа уңышларга ирешербез. Үзегезгә ышаныгыз, алдыгызга олы максатлар куегыз һәм шуларга ирешегез. Без Татарстанның киләчәгенә, без сезгә ышанабыз, кадерле балалар!» - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.