Рөстәм Миңнеханов Signify компаниясе вәкиллеге белән очрашты

24.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Signify компаниясе вәкиллеге белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан ягыннан очрашуда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. 

Signify компаниясе - дөньяда яктылык диоды яктырткычларынң челтәр системасы өчен алымнар җитешетерүчеләре арасыда лидер. Компания 2016 елда Royal Philips компаниясеннән бүленү нәтиҗәсендә оештырылган. 

Компания шәһәр киңлекләре, эш урыннары, стадионнар, сәүдә үзәкләре һәм йортларда энергияне нәтиҗәле куллануда, энергия куллануны оптимальләштерүдә хезмәт күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов Signify компаниясе вәкилләре белән Нидерландыга эш сәфәре кысаларында быел апрель аенда очрашкан иде инде. Аңа Казан өчен бердәм яктырту мохите тәкъдим иткәннәр иде.  

Бүген компания вәкилләре әлеге проект белән тулырак таныштырдылар. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.