Бүген Рәсми Татарстан сайтында Татарстан Республикасының РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Медиаклуб утырышы трансляциясе оешытырылачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Чара Идарәнең Авангардная урамындагы бинасында узды.
Чара алдыннан Рөстәм Миңнехановка ТР буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте идарәсе тарихына багышланган күргәзмәне, гражданнарны кабул итү бүлмәләрен, архив бүлмәләрен күрсәттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Измир шәһәре (Төркия Республикасы) мэры Тунч Сойер белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Искәртәбез, Измир мэры Казанга «Мәдәният күперләре» Татарстан рәссамы Раиф Төхвәтуллинның һәм төрек рәссамы Зәки Сербестның (Измир) эшләре күргәзмәсен ачу тантанасында катнашу өчен килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Tech Tour Европа Ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Очрашуда Tech Tour Европа делегациясенең 2020 елның апрелендә Россия венчур форумы эшендә катнашуы һәм Россия Тех Тура форумы кысаларында чаралар уздыруы мәсьәләләре каралды.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә КВН Халыкара Берлегенең Югары лигасы финалын карады.
Чара «Крокус Сити Холл» (Мәскәү өлкәсе) концерт залында узды.
КВН Югары лигасы финалында «Татнефть җыелмасы» КВН җыелма командасы катнашты һәм икенче урынны яулады.
Бүген Казан югары танк училищесы территориясендә йөздән артык хәрби хезмәткәр гаиләсе яңа фатир ачкычлары алды.
Хәрби хезмәткәрләргә фатир ачкычларын тапшыру тантанасында Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Тимур Иванов, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Коры җир гаскәрләре баш командующие армия генералы Олег Салюков, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Казанда узган Татарстан Финанс министрлыгы, Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсенең уртак коллегия утырышында Россия Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов төбәктә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны уңай бәяләде. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Андрей Первозванный фонды «Вера и верность» премиясенең 2019 елгы лауреатларының берсе булды. Бу хакта фонд сайтында хәбәр ителә.
Оештыручылар Рөстәм Миңнехановның «Милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгыту өчен» премиягә лаек булуын әйтә.
Билгеләп үтелгәнчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче төрле халыклар арасында тынычлыкны, татулыкны һәм ышанычны ныгытуга зур җаваплылык белән карый һәм республика тормышының барлык башлангычларын шәхсән үзе контрольдә тота.
«Рөстәм Нургалиевич югары тизлектә яши һәм эшли. Миңнеханов — автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, даими рәвештә ярышларда катнаша һәм аның иң яраткан тизлеге — сәгатенә 200 чакрым булуын яшерми!», - диелә хәбәрдә.
«Вера һәм Верность» премиясе — җәмгыять тарафыннан Ватан алдындагы казанышларны тану символы. 1992 елдан ул гадәттәгечә декабрьдә Дәүләт Кремль сараенда тапшырыла.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Андрей Первозванный фонды «Вера и верность» премиясенең 2019 елгы лауреатларының берсе булды.
Татарстан Республикасында 2019 ел йомгаклары буенча җыелма төбәк продукты үсеше үткән елга карата – 101%, сәнәгать җитештерүе индексы 101,3% тәшкил итәчәк. Төзелеш эшләре күләме һәм ваклап сату әйләнеше үткән елдагыга туры киләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең уртак коллегиясендә бу хакта хәбәр итте.
Коллегия Казан Ратушасында узды, төп тема - 2019 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын көтеләчәк үтәү йомгаклары һәм 2020 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары.
Коллегиядә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Анна Катамадзе, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Дмитрий Вольвач та ктанашты.
Татарстан Республикасында 2019 елның 11 аенда терлекчелек тармагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.