Яңалыклар

12.12.2019

Бүген Казанда  түгәрәк өстәлдә катнашучылар югары белем бирү системасында рухи-патриотик тәрбия мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Түгәрәк өстәл РФ Прокуратура университетының Казан юридик институтында узды.

12.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикаына эш сәфәре кысаларында Минскта Бөек Ватан сугышы тарихы музеенда булды. Экскурсия алдыннан ул, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алып, «Минск - герой-шәһәр» стеласына чәчәкләр салды. Тантанада Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Игорь Ляшенко һәм Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Мезенцев та катнашты.

12.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Президенты Александр Лукашенко белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Минскка эш визиты кысаларында узды. 

12.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "БЕЛАЗ" карьер үзбушаткычларын җитештерү заводында булды. Искәртик, Татарстан делегациясе Беларусь Республикасында ике көнлек эш сәфәрендә. 

12.12.2019

Бүген Мәскәүдә Россия ДОСААФының бишенче съезды уза.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге җәмгыятьтә оешманың әһәмиятен һәм аның яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү мәсьәләләрендәге ролен искәртте. 

Бүген ДОСААФ хәрби-патриотик тәрбия, яшьләрне хәрби хезмәткә чакыруга кадәр һәм хәрби хезмәттән тыш әзерләү флагманы статусына ия булырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов. Яшь буын белән озак еллар эшләү тәҗрибәсе, көчле инструкторлар һәм укытучылар составы, уку-укыту матди базасы оешманы ил гражданнарын патриотик тәрбияләү буенча дәүләт программасын үтәүдә алдынгы итә.

12.12.2019

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу турыда оешманың сайтында хәбәр ителә.

11.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасына ике көнлек эш сәфәре кысаларында Минск җәмыгъ мәчетенә барды.   

Минск җәмыгъ мәчете – Белоруссия мөселманнарының төп дини үзәге. Ул 2016 елда ачылган. Бина 100 ел элек корылган һәм хәзер юкка чыккан Минск таш мәчете үрнәгендә төзелгән. Хәзер бәйрәм гамәлләре вакытында җәмыгъ мәчете 2 меңгә кадәр мөселманны кабул итә ала. 

 

11.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскка (Беларусь Республикасы) эш сәфәренә килде. «Минск» милли аэропортында аны Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Игорь Ляшенко һәм Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Мезенцев каршы алды. 

11.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы вакытында Братиславаны азат иткәндә һәлак булган совет сугышчылары мемориалына чәчәкләр салды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Братиславага (Словакия Республикасы) ике көнлек эш сәфәренә килгән иде.

Slavin мемориалы 1957-1960 елларда Братиславада басу зираты урынында төзелгән һәм 1960 елның 3 апрелендә шәһәрне азат итүнең 15 еллыгы уңаеннан ачылган.

11.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словакия Республикасы парламенты (Милли Шурасы) Рәисе Андрей Данко белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Братиславага эш визиты кысаларында узды. 

Яклар Словакиянең Россиянең алдынгы сәнәгый төбәкләренең берсе булган Татарстан белән хезмәттәшлегенең алга таба үсеше турында сөйләштеләр. Искәртик, Андрей Данко Татарстанда 2019 елның июль аенда булган иде. 

Очрашу тәмамлангач, Андрей Данко һәм Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр. 

Битләр: << 771 772 773 ( 774 ) 775 776 777 778 779 780 >>