Дәүләт сатып алулары өчен электрон мәйданчыклар – бюджет акчаларын экономияләү, илебез җитештергән продукциянең конкуренциягә сәләтен арттыру һәм тәкъдим ителүче продуктларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшырту өчен менә дигән инструмент. Бу системаның өстенлекләре турында бүген Бөтенроссия сатып алулар өлкәсендәге форумда сөйләштеләр. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Төбәк белән «Росагролизинг» АҖ арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.
Татарстанда коррупциягә каршы юнәлтелгән берьюлы берничә республика иҗади бәйгегә йомгак ясалды. Бәйгедә җиңгән мәктәп һәм гимназиядә укучылар, көллият студентларын бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Бүген 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләрен алуга 15нче ачык конкурс лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы булды.
Бүләкләү тантанасы “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды.
Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, “Россия сыйфат системасы” коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Максим Протасов катнашты.
Илкүләм проектларда 2024 елга Россия Федерациясендә тулаем икътисад буенча хезмәт җитештерүчәнлеге темпларын ел саен кимендә 5%ка арттыру каралган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең 9 нчы Координацион Советы утырышында хәбәр итте.
Чара "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" 19 нчы халыкара күргәзмәсе кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза.
Модераторы – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең Координацион Советы рәисе Равиль Зарипов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" 19 нчы халыкара күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.
Күргәзмә 4-6 декабрь көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә уза.
Бу күргәзмә материалларны эшкәртү технологияләре һәм машина төзелеше өлкәсендә төп чара булып тора, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Идел буе сәнәгате үсешенә зур өлеш кертә.
Күргәзмәне оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Станкоинструмент» станок- инструменталь продукция җитештерүчеләренең Россия ассоциациясе, «Казан ярминкәсе» ААҖ.
Татарстанга Төркия Республикасының сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк килде.
Кунакны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан каршы алды.
2-9 декабрьдә Казанда “Астрономия һәм дөнья мирасы” халыкара форумы уза. Анда 19 илдән халыкара экспертлар, Халыкара астрономия берлеге вәкилләре, профильле академия институтлары һәм РФА үзәкләре, Циолковский исемендәге Россия космонавтика академиясе, илкүләм һәм төбәк академияләре, Россия һәм чит илләр астрономия обсерваторияләре җитәкчеләре һәм әйдәп баручы галимнәре катнаша.
Татарстанда ел башыннан янгыннар саны 3,3%ка, янгыннарда үлүчеләр саны да кимегән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта республиканың Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Шишеджам» директорлар Советы рәисе урынбасары һәм президенты Әхмәт Кырман белән очрашуында Татарстан Республикасында компания пректларының гамәлгә ашырылу барышы турында сүз барды.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, «Шишеджам» холдингы - пыяладан эшләнмәләр җитештерү буенча дөнья күләмендәге лидерларның берсе.
«Алабуга» махсус икътисади зонасында 2016 елдан бирле «Шишеджам» холдингының табаклы һәм автомобиль пыяласы җитештерү буенча ике заводы эшләп килә.