Алексей Песошин: Мәгариф учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә җитди игътибар итәргә кирәк

28.01.2020

Бүген Росгвардиянең ТР буенча идарәсендә киңәйтелгән киңәшмә барышында ведомствоның 2019 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, алдагы чорга төп бурычлар билгеләнде. Киңәшмә Росгвардиянең ТР буенча идарәсе башлыгы генерал-майор Рөстәм Гомәров җитәкчелегендә узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Росгвардиянең ТР буенча идарәсенең төп көчләре 2019 елда җәмәгать тәртибен саклауда катнашуга  һәм зур чаралар уздырганда куркынычсызлык чаралары белән тәэмин итүгә юнәлтелә.

Республика территориясендә Росгвардиянең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан җинаять эшләүдә шикләнелеп 254 кеше тоткарлана, 15 берәмлек утлы корал, 9 кг нан артык наркотик матдәләр тартып алына. 4 җинаять ачыла, 10 биоресурслар урлау факты ачыла.

Ведомстводан тыш сак бүлекчәләре тарафыннан төп бурыч үтәлә – саклана торган объектларда урлаулар булдырылмый. Федераль бюджет кеременә 780 млн сумнан артык акча күчерелә.

Корал әйләнеше өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашыру кысаларында корал әйләнеше кагыйдәләрен бозган өчен физик затлардан 1424 берәмлек корал һәм якынча 1800 патрон тартып алына.

Алексей Песошин халык һәм территорияләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре һәрвакыт өстенлекле булды, дип билгеләде. Ул Росгвардиянең ТР буенча идарәсе ведомство алдына куелган бурычларны югары профессиональ дәрәҗәдә һәм уңышлы башкарды, дип ассызыклады.

Киңәшмә тәмамланганда Алексей Песошин ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.