Яңалыклар

18.12.2019

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ЮХИДИ хезмәткәрләренә яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды.

Тантаналы чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Владимир Швецов, Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов катнашты.

 

17.12.2019

Татарстан Республикасы Инвесторлар клубының елны йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Быел Инвесторлар клубы "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены форматында Kazan Palace Hotel by Tasigo кунакханәсе мәйданында узды. 

Чараны "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены магистры, ике кат "Бәллүр ябалак" яулаган Елизавета Овдеенко алып барды. 

Сәламләү сүзе белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. 

17.12.2019

Бүген Казанда «Корстон» КСККда «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея» XV конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды» КБАО директоры Айнур Айдельдинов, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен катнашты. 

17.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының Попечительләр советы утырышын уздырды. Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды. 

17.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.

Чараны видеоконференцэлемтә режимында РФ Президентының ИФОнда Тулы вәкаләтле вәкиле  Игорь Комаров үткәрде. 

Утырышта федераль башкарма хакимият органнарының Россия Федерациясе субъектларыныд дәүләт хакимияте органнары белән Идел буе федераль округы төбәкләрендә энергетик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә элемтәләре нәтиҗәлеген яхшырту мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

17.12.2019

Узган ел белән чагыштырганда, быел Татарстан АЗСларында мотор ягулыгының сыйфаты яхшырган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

16.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында катнашты.

Искәртәбез, медиаклуб 2010 елда оештырылган. Бүген ул 120 журналистны берләштерә – Мәскәү һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен. Барысы да Татарстанда туган һәм республикада белем алган. Медиаклубны булдыру максаты – Татарстан икътисадын үстерүгә ярдәм итәрлек иҗтимагый инициативаларны хуплау, республика проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү, шул исәптән милли мәдәниятне һәм телне саклап калу.  

16.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты. Эш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Россия Федерациясендә төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советының эш төркеме утырышын уздырды.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышы быел февраль аенда Иннополиста узган иде. Анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәләр биргән иде (утырыш халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте башкарма органнары эшенә багышланган иде).

16.12.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чистайда “Сетевая компания” ААҖ директорлар советының күчмә утырышын уздырды.

16.12.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чистайда булды. Ул анда “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) урнашкан берничә җитештерү предприятиесендә булды, Чистай шәһәр судының яңа бинасы ачылышында катнашты.

Битләр: << ( 771 ) 772 773 774 775 776 777 778 779 780 >>