Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда (Чуйков ур.) ябык түбәле футбол-регби манежы төзелешенә старт бирде
Тагын Казанда (Танковая ур.), Түбән Камада (Тукай ур.) һәм Чаллыда (Җиңүнең 40 еллыгы ур.) ябык түбәле футбол-регби манежы төзелеше дә видеоконференция режимында башланып китте.
Барлык дүрт объект та республика бюджетыннан фианслана.
Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы бер ел эчендә 11 процентка арткан. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Марат Җәббаров сүзләренчә, хезмәт хакына башкаручылар хезмәте нәтиҗәлеге, аларның эшкә теләге, хуҗалык икътисады бәйле. Аның фикеренчә, хуҗалык эшәнлеге нәтиҗәле булсын өчен, үзеңә файдага сата белү дә кирәк, ә бу продукция сыйфатына бәйле.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында 2019 елгы «Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты тарафыннан уздырылды.
Дипломнар барлыгы 12 Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәренә тапшырылды.
Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капремонт программасы буенча эшләр тәмамланып килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Ел җитәкчесе -2019” республика иҗтимагый конкурсы комиссиясе утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.
2019 елгы суперлига сезонында Россия чемпионы – чирәмдә хоккей буенча "Динамо-Гипронииавиапром" хатын-кызлар җыелма командасын югары спорт осталыгы, команда рухы һәм уңышларга какшамас ышану лаеклы җиңүгә алып килде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спортчыларны хөрмәтләү тантанасында хәбәр итте.
Чара Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Г.Ф. Шершеневич исемендәге Россия юридик премиясен һәм "Татарстан Республикасының ел юристы" премиясен тапшыру тантанасында катнашты.
Чара Казан Ратушасында узды. Тантана алдыннан Татарстан Президенты Россия юристлары ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты.
"Россия юридик җәмәгатьчелек вәкилләрен сәламләргә һәм 3 декабрьдә билгеләнеп үткән һөнәри бәйрәмнәре - Юристлар көне белән котларга мин бик шат, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген республикабыз башкаласында Россия Федерациясе Президенты каршындагы гражданлык закончалыгын кодификацияләү һәм камилләштерү Советы утырышы узды. Совет эшчәнлеге Россия гражданлык хокукларының алга таба үсешенә ярдәм итүен билгелисем килә. Республика әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алышуга ярдәм итәргә әзер".
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Таиланд Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тханатип Упатисинг әфәнде белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов башта Илче әфәндене булачак дәүләт бәйрәмнәре – Таиланд Конституциясе көне белән котлады (10 декабрьдә билгеләп үтеләчәк).
Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп функцияле үзәк эшчәнлеге белән танышты.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев белән ТР Президенты Кол Гали бульварында урнашкан "Минем документлар" күп функцияле үзәгендә булды. Бу Татарстан Республикасындагы иң зур күп функцияле үзәк офисы, анда көненә 3 меңгә якын кешегә хезмәт күрәтелә ала.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үзәк өстенлекләре турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КАМАЗның 50 еллыгына багышланган тантанада катнашты.
Тантаналар Чаллыда «Орган залы» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесендә узды.