Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Чара Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ төп бинасында узды (Казан).
Коллегия башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы ЭЭМ музее экспозициясе белән танышты. Ул ассызыклаганча, бу – уникаль музей, анда балаларны да, туристларны да чакырып була, шул исәптән чит ил туристларын да.
Коллегия утырышында МВД Россия ЭЭМ БСТМ башлыгы генерал-лейтенант Михаил Литвинов та катнашты.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгыш ясады.
2019 елда Татарстан Республикасы территориясендә барлыгы 49839 җинаять теркәлгән, шул исәптән 12037е аеруча авыр һәм авыр составлы.
2019 елда ФСБ органнары белән берлектә 52 террористик характердагы җинаять һәм 7 – экстремистик юнәлештәге җинаять ачылган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышнда билгеләп үткәнчә: Татарстан тотрыклы рәвештә үсүен дәвам итә, икътисадта һәм социаль өлкәдә уңай тенденцияләр бар, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлгән масштаблы программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла. «Хәзерге заман шартларында тотрыклылыкны һәм тынычлыкны саклап калу аеруча актуальләшә. Безнең республикада тотрыклылык күбесенчә эчке эшләр органнары эшенә бәйле. Үткән ел массакүләм чаралар уздырганда иминлек көчләрен туплауны таләп итә торган вакыйгаларга бай булды. Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ үткән ел үзенең профессиональ булдыклылыгын раслады. Безнең бурыч – республика кешеләренең иминлеген тәэмин итү», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Соңгы берничә ел эчендә оешкан җинаятьчел төркемнәр үз эшчәнлеген активлаштырды. Барлык хокук саклау органнарына бер-берсе белән тыгыз хезмәттәшлектә торырга, бу ситуацияне аерым контрольгә алырга кирәк. Хокук саклау органнары җитәкчеләренә без бу өлкәдә барничә чара билгеләдек, март-апрель аенда узачак Татарстан Республикасы Иминлек советы утырышында конкрет катгый карарлар эшләргә җыенабыз. Без 90нчы еллардагы ситуациягә кире кайтуны булдырмаска тиеш. Яшьләрнең криминаль структуралар йогынтысына бирешмәүләре мөһим», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, соңгы вакытларда балигъ булмаганнар тарафыннан һәм алар катнашында башкарылган җинаятьләр ешайды. Һәм шул ук вакытта алар төркем-төркем характерда.
«Монда алдагы рәтләрдә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар, участок вәкаләтлеләре булырга тиеш. Алар тарафыннан башкарыла торган эш – хокук бозуларны кисәтү эшчәнлегенең нигезе», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Быел республикада тиңе булмаган «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә ашырыла башлады, диде Рөстәм Миңнеханов, безнең бурыч – ишегалларында уңайлылык һәм иминлек, шулай ук мөлкәтнең сакланышын тәэмин итү.
Азакта Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ министры Артем Хохорин аеруча тырыш хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар.