Татарстан Президенты Time Hotels Management компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште

28.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Time Hotels Management генераль директоры Мөхәммәт Авдалла белән очрашты. Компания кунакханәчелек бизнесы белән шөгыльләнә. 

Мөхәммәт Авдалла Рөстәм Миңнехановка төрле илләрдә компания гамәлгә ашырган проектлар турында, Татарстан территориясенедә кызык булган юнәлешләр турында сөйләде. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.