“РФ Цифрлы икътисад” илкүләм программасы кысаларында, Татарстанда 1,9 мең социаль объектны Интернетка тоташтыру ниятләнә. Бу эшне “Таттелеком” ГАҖ башкарачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан компаниясенең генераль директоры Айрат Нуретдинов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районындагы «Майский» теплица комбинатында энергосистеманы үстерү программасының гамәлгә ашырылуы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббров, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм «Майский» теплица комбинаты” ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районының Осиново авылында В.В. Карпов ис. лицей бинасын ачты.
Мәгариф учреждениесендә Осиново, Яңа Тура, Воронино, Ремплер һәм Ивановское торак пунктларында яшәүче балалар белем ала. Яңа корпус 800 урынлык.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Федерация Советы белән Казахстан Республикасы Парламенты Сенаты арасында хезмәттәшлек буенча парламентара комиссия делегациясе белән очрашты. Искәртәбез, бүген Казанда Комиссиянең чираттагы утырышы уза.
Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә Татарстан аеруча игътибар бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасы Милли Җыены рәисе Нгуен Тхи Ким Нган ханым белән очрашуда белдерде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевны Ватан геройлары көне белән котлады.
БМО генераль ассамблеясе карары белән ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Төп максат – барлык илләр һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын шушы проблемага җәлеп итү.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Ватан Геройлары Көне – күпмилләтле илебезнең тугрылыклы батыр улларын һәм кызларын данлау бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Гаскәри хезмәттә казанышларга ирешкән, дәүләтнең көчен арттыруга зур өлеш керткән, Ватаныбыз һәм халкыбыз азатлыгы хакына үз-үзен аямаган, курку белмәс шәхесләргә Россиядә хөрмәт һәрчак зур булды. Бу көнне без фидакарь ата-бабаларыбызның якты истәлеген күңелләребездә тагын бер кат яңартабыз һәм хәзерге көндә арабызда яшәүче Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий Ордены, Дан Ордены кавалерларын – имин тормышыбыз, гомумән, бу җирдә яшәвебез өчен без аларга бурычлы булган һәркемне олылап, ихтирамыбызны белдерәбез.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә «СОлНЦе» махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәге бинасының яңа төзелгән янкормасын карады.
Быел яз бинаның яңа блогын төзи башлаган иделәр. Апрель аенда Татарстан Президенты Казанның тарихи үзәгендәге мәктәп-интернатны караганнан соң, яңа мәктәп блогын төзи башладылар. «СОлНЦе» директоры Павел Шмаков белем бирү оешмасына спорт залы һәм ашханә мәйданчыклары кирәк булуы турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов уку йорты эшчәнлеген уңай бәяләде һәм проектны контрольгә алырга кушты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Күргәзмәдә Аксубай, Арча, Нурлат, Саба муниципаль районнары, Татпотребсоюз, «ТК «Майский» ҖЧҖ, "Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ филиалы «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Сервис-Агро» ҖЧҖ, «Натуральный продукт» ҖЧҖ, «АгроИнвест»идарә компаниясе ҖЧҖ, «Татагролизинг» АҖ, «Лаишевский рыбозавод» ЯАҖ, «Залесный» агрофирмасы, «Агрохолдинг «Красный Восток» ААҖ продукцияләре тәкъдим ителгән иде.
Сатып алучыларга яшелчә, ит, сыек май, сөт, сырлар, ак май, шикәр комы, он, ярмалар тәкъдим иттеләр.