Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы бюросы утырышында катнашты

27.01.2020

Бүген «Бердәм Россия» рәисе Дмитрий Медведев партиянең Югары советы бюросының киңәйтелгән утырышын уздырды. Утырыш эшендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  

Утырышта катнашучылар Россия Федерациясе Президентының Россия Федераль Собраниесенә еллык юлламасын гамәлгә ашыруда катнашу һәм быелгы өстенлекле бурычлар турында фикер алыштылар. 

Дмитрий Медведев ассызыклаганча, Президент юлламасы гадәттәгечә «Бердәм Россия» тарафыннан партия программасының бер өлеше буларак карала. «Партия барлык юнәлешләр буенча да Президент белдергән курсны хуплый. Бу – кешеләргә социаль ярдәм чараларын киңәйтү дә, илдә макроикътисадый  тотрыклылыкны тәэмин итү дә, Конституциягә үзгәреш кертү буенча бөтенхалык тавыш бирүендә катнашуны оештыру да», - диде ул.

Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» Мәскәүдә кабул ителгән һәр карар илнең барлык кешеләре мәнфәгатьләренә җавап бирсен өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте эшен объектив бәяләргә тиеш. «Яңа Россия Федерациясе Хөкүмәтен хуплау безнең аның өчен партия һәм сәяси җаваплы булуыбызны аңлата. Партиядәшләребез алдында гына түгел, «Бердәм Россия» курсы белән килешүче һәр кеше алдында, гомумән, илнең барлык гражданнары алдында да», - диде «Бердәм Россия» рәисе.

Төгәлрәк «Бердәм Россия» партиясенең рәсми сайтында.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.