Рөстәм Миңнеханов «Alishech Ltd» медик компания президенты Исраэль Левин белән очрашты

28.01.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Alishech Ltd» медик компания президенты Исраэль Левин белән очрашуы узды. 

Яклар фармацевтика производствосы өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

Очрашуда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Әлмир Абашев һәм башка рәсми затлар катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.