Бүген Казан Ратушасында Ватан Геройлары көненә багышланган традицион тантана узды, ул Россиядә ел саен 9 декабрьдә уздырыла.
Тантанага татарстанлы Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары чакырылган иде. Шулай ук анда үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның туганнары һәм якыннары, гаилә әгъзалары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә.
Анда Рөстәм Миңнеханов Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин белән «КАМАЗ» ГАҖнең Фәнни-техник үзәгендә булды.
Биредә Татарстан Президентын предприятиенең иң яңа эшләнмәләре белән таныштырдылар. ФТҮ - автогигантның төп бүлекчәсе. Үзәк нигезендә кулланучылар өчен яхшырак, камилрәк яңа автомобильләр, шул исәптән автобуслар да эшләнә.
Татарстан Республикасында 679 мәктәптә укыту татар телендә, 91 мәктәптә чуаш телендә, 25 мәктәптә удмурт телендә, 17 мәктәптә мари телендә алып барыла, 3 мәктәптә мордва теле, бер мәктәптә иврит теле өйрәнелә.
Бу мәгълүматларны бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышында җиткерде.
Утырыш Татарстанда үсеп килүче буынны патриотик һәм милли-мәдәни тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләренә багышланды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов APU компаниясе (Монголия) җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
APU компаниясе - Монголиядә алкоголь һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерүчеләрнең иң эресе. Хәзерге вакытта ул "Татспиртпром" АҖ белән хезмәттәшлек итә.
Shunkhlai Group компаниясе президенты, APU компаниясе директорлар советы рәисе Пурэв Батсайхан билгеләгәнчә, Казанга ул Монголия Көннәрендә катнашу максатыннан кигән (5 декабрь көнне уза).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «НПК «Химпроминжиниринг» АҖ генераль директоры Александр Тюнин белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм багланышларны киңәйтү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Бүген Казан Кремлендә Милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чара республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Президенты Эчке эшләр Идарәсенең Идел буе һәм Урал федераль округлары төбәкләре белән эш итү департаменты башлыгы Юрий Шевяков катнашты.
Хөрмәтле Татарстан волонтерлары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне чын күңелдән Халыкара волонтерлар көне белән котлыйм! Бу көнне сезгә мөһим һәм файдалы эшләрегез өчен бөтен дөнья рәхмәт белдерә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Дәүләт сатып алулары өчен электрон мәйданчыклар – бюджет акчаларын экономияләү, илебез җитештергән продукциянең конкуренциягә сәләтен арттыру һәм тәкъдим ителүче продуктларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшырту өчен менә дигән инструмент. Бу системаның өстенлекләре турында бүген Бөтенроссия сатып алулар өлкәсендәге форумда сөйләштеләр. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Төбәк белән «Росагролизинг» АҖ арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.