Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында моношәһәрләрен үстерү мәсьәләләре телекүперендә: Моношәһәрләрне үстерү өчен яңа инвестицион проектларны хуплау кирәк

28.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Моношәһәрләре Фонды ярдәмендә Татарстан Республикасы моношәһәрләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган телекүпердә катнашты. 

Телекүпер Казан (ТР Хөкүмәте Йорты), РФ Моношәһәрләр Фондының ситуацион үзәге һәм "Зеленодольск" сәнәгать паркы территориясендәге бүлү үзәге төзелеше мәйданчыгы арасында узды. 

Телекүпердә ВЭБ.РФ Рәисе урынбасары, МОНОГОРОДА.РФ генераль директоры Ирина Макиева, "ВЭБ.РФ" дәүләт үсеш корпорациясе Рәисе Игорь Шувалов, «Вайлдберриз» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Бакальчук, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан моношәһәрләр үсешенә аеруча игътибарлы. "Бүген республикада 7 мөношәһәр - Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зеленодольск, Менделеевск, Чистай, Кама Аланы. Аларның барсында 1 миллионнан артык кеше яши, ягъни икътисадый актив халыкның дүрттән бер өлеше, биредә республиканың төрле икътисад тармакларына караган алдынгы предприятиеләре эшчәнлек алып бара. Алга таба моношәһәрләр үсеше өчен яңа инвестицион һәм инфраструктура проектларын хуплауны тәэмин итәргә кирәк. Бу максаттан 2015 елдан без Моношәһәрләр үсеше фонды белән актив эш алып барабыз", - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ВЭБ.РФ җитәкчелегенә Моношәһәрләр фонды җитәкчелегенә республика инициативаларын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. Без быел яңа проектлар тәкъдим итәргә ниятлибез, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул Игорь Шувалов һәм Ирина Макиевага бө мәсьәләдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. 

"Фонд белән багланышлар дөнья дәрәҗәсендәге компанияләр белән хезмттәшлек итәргә ярдәм итүе шатлыклы. Бу, мисал өчен, "Вайлдберриз" компаниясе. Әлеге компаниянең Бүлү үзәге төзелеше Татарстан җитештерүчеләренә "Вайлдберриз" аша Россиянең башка төбәкләренә һәм чит илләргә продукцияләрен сатырга ярдәм итәчәк", - диде ул.

Игорь Шувалов моношәһәрләрне үстерүгә комплекслы  карау мөһим икәнен ассызыклады. "Әлеге проект - эшкуарлыкка ярдәм генә түгел, ә инфраструктураны үстерү, хезмәт урыннарын булдыру да. Аны гамәлгә ашырып, шәһәрләрдә тормыш сыйфаты яхшыра", - диде ул. 

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.