Рөстәм Миңнеханов академик Ренат Акчурин белән очрашты

28.01.2020

Россия медицина фәннәре академиясенең Россия кадриология фәнни-производство үзәгенең А.Л.Мясников исемендәге Клиник кардиология институты йөрәк-тамыр хирургиясе отделы җитәкчесе белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

Очрашу барышында республикада кардиохирургия үсеше, медицина тармагының фәнни базасын үстерү һәм сәламәтлек саклау тармагының башка актуаль мәсьәләләре турында сүз барды. 

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Әлмир Абашев катнаштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.