Яңалыклар

20.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Аксубай районында эш сәфәрендә булды. Татарстан Республикасы вице - премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә, алар район кырларын карадылар һәм урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар.

19.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Питрау керәшен мәдәнияте республика бәйрәмендә катнашты. Аны Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин һәм «Ак Барс" холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Иван Егоров озата йөрде. Чара Мамадыш районының Җөри авылында узды.

19.07.2025

Татарстанда 2025 елгы «Безнең ишегалды» программасы 63%ка үтәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

19.07.2025

Татарстанда терлекләрнең куркыныч йогышлы авырулары буенча агымдагы вәзгыять турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

19.07.2025

Күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

19.07.2025

Урып-җыю - игенчеләр тормышында иң мөһим чор, ул вакытта төп эш комбайнчыларга һәм механизаторларга төшә. Иминлек техникасын үтәүгә, хезмәткәрләрнең хезмәт шартларына, аларны сыйфатлы туклану белән тәэмин итүгә, шулай ук лаеклы хезмәт хакы алуга аерым игътибар бирергә кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

19.07.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада Wi-Fi иҗтимагый нокталарының санын арттыру мөмкинлеген карарга кушты.

18.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты киңәшчесе Шәех Солтан бән Хәлифә Әл Нәхайян белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

18.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ сенаторлары һәм РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

17.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Президент академиясенең Җәйге кампусы» XIII халыкара мәгариф форумының пленар сессиясендә катнашты. Чара «Зөя таулары» комплексы территориясендә узды. Быелның темасы - «Безнең заман каһарманнары".

Битләр: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>