Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Росгвардия директоры Виктор Золотов белән очрашты

02.10.2025

Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Росгвардия директоры армия генералы Виктор Золотов белән очрашты.

Яклар төбәк территориясендә иминлекне тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре, хокук тәртибен ныгыту, республика дәүләт хакимияте органнарының Росгвардия бүлекчәләре белән үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында фикер алыштылар.

Виктор Золотов Рөстәм Миңнехановка ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм иткәне һәм махсус хәрби операциянең хәрби-хезмәт бурычларын үтәүче росгвардиячеләргә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Рәисе, үз чиратында, Росгвардия директорына хәрби хезмәткәрләрнең һәм Росгвардия хезмәткәрләренең республика халкының иминлеген тәэмин итүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Росгвардия матбугат хезмәте ярдәме белән.