Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның төрекмән халкының милли лидеры, Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашуы гадәттәгечә дустанә атмосферада узды. Әлеге очрашу шулай ук бу көннәрдә Төркмәнстанның «Аваз» милли туристлык зонасында уза торган диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча БМОның Өченче конференциясе кысаларында узды.
Татарстанда газ җайланмаларын техник тикшереп чыгу планы 100%ка үтәлә. Быел 12 меңнән артык хәвефле хәл булдырылмый калган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы - республиканың баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанның «Аваза» милли туристлык зонасында уза торган диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча БМОның өченче конференциясендә эшли. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев җитәкчелегендәге Россия Федерациясе делегациясе составында Рөстәм Миңнеханов төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов һәм БМО Генераль секретаре Антонио Гутерришның дәрәҗәле кунаклар – форумда катнашучылар белән сәламләү очрашуында катнашты, шулай ук диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча БМОның пленар утырышында - Өченче конференциясе ачылышында булды.
Бүген кичен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде. Төркмәнбашы шәһәре халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстанның Финанс һәм икътисад министры Мәммәтгулы Астанагулов һәм Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Иван Волынкин, шулай ук кабул итүче ил Хөкүмәтеннән башка югары дәрәҗәле затлар каршы алды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә программаның кураторы, «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның Татарстанда нинди темплар белән баруы турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырымда «Ак Барс» яшьләр үзәгендә булды. "Сәләт-Ак Барс" - яшь спортчыларны, активистларны, иҗади балаларны берләштерә торган белем бирү-үстерү мәйданчыгы.
Биредә ял итүчеләр саны ел саен арта.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт эшләре дәвам итә - ике атна эчендә өч республика программасы төгәлләнгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар өчен "Батырлар. Татарстан Геройлары" программасы җиҗүчеләре өчен остаз булды. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Севастополь Губернаторы Михаил Развожаев белән очрашты. Республика Рәисе хезмәттәшен узган Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлады.
Казанда МХОдә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» беренче чемпионаты тәмамланды. Ярышларга илебезнең 79 төбәгеннән 259 конкурсант килгән иде. Татарстан командасы югары нәтиҗәләр күрсәтте - финалга 16 катнашучы чыкты. Чемпионатның төп нәтиҗәләре турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.